Барлык яңалыклар

Марат Мухин гаиләсе кайгы кичерә

Композитор, татар эстрадасындагы иң танылган аранжировщикларның берсе Марат Мухин зур югалту кичерә. Аның әтисе вафат. Бу хакта ул үзе социаль челтәрләрдә язып чыкты. "Эх, әтиии... Урының оҗмахта булсын... 1.02.2026" дип язган ул, әтисе белән төшкән фотосын куеп.

Сәхнәдәш дуслары Маратның авыр кайгысын уртаклашалар. "Әтиеңнең урыны җәннәт түрләрендә булсын", "Әти-әнисез калу бик авыр шул, дустым. Иңнәреңдәге канатларны кискән кебек була", - дип язалар аңа.

Марат Мухинның әнисе моннан күп еллар элек арабыздан киткән иде.

Бу хакта "Интертат" хәбәр итте. 

 

Читайте нас