Барлык яңалыклар

Фидан Гафаров истәлегенә актер җыры конкурсы узачак

Башкортстанның легендасы  былтыр апрельдә арабыздан китте...

Олег Яровиков.
Фото: Олег Яровиков.

Конкурс Русия, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров истәлегенә багышланачак. Бу хакта Русия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

"Җыр конкурсын без “Кышкы романс“ дип атарга һәм Фидан Гафаров иҗатына багышларга булдык, — дип белдерде БР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Алмас Әмиров. – Конкурс 2026 елның ноябренә планлаштырылган".

”Кышкы романс" — легендар актер башкарган Рим Хәсәновның Наҗар Нәҗми шигырьләренә язылган иң популяр җырларының берсе.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас