Барлык яңалыклар

Җәвит Шакиров әнисе турында: "Кайтып җитәргә 18 чакрым калган иде..."

Гыйнвар аенда 89 яшендә Җәвит Шакировның әнисе бакыйлыкка күчте. 

Җәвит Шакировның шәхси архивыннан.
Фото: Җәвит Шакировның шәхси архивыннан.

-Безгә бик авыр… – дип башлаган ул сүзен "Интертат" порталы журналисты Гөлназ Хәбибуллинага биргән интервьюсында. – Әни һәр кеше өчен иң кадерле кеше. Әнкәй безне якты дөньяга тудырмаса да, без өч ятимне карап үстергән, аякка бастырган кеше… Ул безнең йортка килгәндә биш яшем дә тулмаган иң кечесе мин булганмын. Без өч малайны карап үстерде, әти белән яши башлагач тагын ике бала - бер малай һәм бер кыз алып кайтты. Биш баланы чиста-пөхтә киендереп, ашатып-эчертеп, тәрбияләп, эшкә өйрәткән кеше ул безнең әнкәй…

Соңгы вакытта китәчәген сизенгән сыман булдым. Шигырь яза башласам да, ахыргы куплетлары гел шул темага барып төртелә торган иде. Ничектер иҗат итәсем дә килмәде. Шигырьне бер дигән итеп башлап, ахырына җиткәндә тукталып кала идем. Әнкәй үзе дә: «Безнең якларга кайтканда керми китмәгез, улым», – дип торды. Концертлар, чаралар, Казанда да эш күп. Гел каядыр чабарга кирәк, җитешеп булмый. Хәзер инде менә бик җитешергә теләсәк тә, булмый…

Җәвит абый, әниегез авырып тора идеме, кисәк китеп бардымы?

Юк, авырмады. Әле 31 декабрь көнне сөйләшүебезне искә алам. Яңа еллар белән котладым. «Әнкәй, 1 гыйнвар көнне телефоннар эшләмәс. Алдан ук котлап куйыйм әле үзеңне», - дидем. Рәхәтләнеп аралашты, кәефләре әйбәт иде. Сеңлекәш белән күршеләргә кереп, матур итеп Яңа елны каршылаганнар. Өчесе көнне бераз шикәре күтәрелеп киткән. Хәле яхшырмагач, абый белән сеңлекәш әнкәйне хастаханәгә алып киттеләр. Анда берничә көн яткач, өйгә чыгардылар. Ундүрте көнне Зөлфия белән, вакыт булганда хәлен белеп, урап китик әле дип юлга чыктык. Күрешеп, сөйләшеп утырырбыз, олы кеше бит, безне көтеп тора торгандыр дидем. Кайтып җитәргә унсигез чакрым кала сеңлекәш: «Әнкәй китеп барды», - дип шалтыратты. Йоклаган җиреннән генә бакыйлыкка күчкән… Калган юлны ничек үткәнебезне дә хәтерләмим… Без кайтып кергәндә әнкәйнең тәне дә суынмаган иде әле…

Интервьюны тулысынча сылтама аша укый аласыз. 

Читайте нас