Барлык яңалыклар

Ильмира Нәгыймова: “Мин алиментка бирергә булдым...”

Ильмира Нәгыймова белән җырчы Руслан Кираметдиновның гаиләсе дүрт ел элек таркалды. 

Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновны алиментка биргән. Бу хакта җырчы язылучыларыннан килгән сорауларга җавап биргәндә әйткән. Артист сүзләренчә, аның элекке ире, җырчы Руслан Кираметдинов балалары белән аралашмый һәм аларга финанс ярдәме күрсәтми.

“4 елга беренче тапкыр мин алиментка бирергә булдым. Беләм, инде күптән кирәк иде. Ләкин әти кеше буларак хисләре нәфрәттән көчлерәктер дип уйлаган идем. Әмма...”, – дип язган ул бу хакта сторисларында.

Ильмира Нәгыймова белән җырчы Руслан Кираметдинов дүрт ел элек аерылышты. Аларның 2 балалары үсә – Камил һәм Ясминә.

 

Читайте нас