Барлык яңалыклар

Ни өчен операция ясатырга булдыгыз? Ринат Рахматуллин: Яшәрер өчен инде!

- Ни өчен операция ясатырга булдыгыз? - Яшәрер өчен инде. Ринатны яшәртәбез.Җырчы Ринат Рахматуллин блефаропластика ясаткан. Бу турыда Ринатның тормыш иптәше Динара хәбәр итә.

Ни өчен операция ясатырга булдыгыз? Ринат Рахматуллин: Яшәрер өчен инде!
Ни өчен операция ясатырга булдыгыз? Ринат Рахматуллин: Яшәрер өчен инде!

«Бу көннәрдә эшләр күп булды. Ринатка блефаропластика ясаттык. Азрак шешенде, күгәрде, ләкин хәле әйбәт.

Хәзер әкренләп төзәлеп килә», – дип хәбәр итте бу хакта телеграм-каналында аның тормыш иптәше Динара.

Динара, җырчының рөхсәте белән, операциядән соң төшкән фотосын да күрсәтте. Җырчы инде урамга чыгып йөри башлаган, дөрес, кара күзлек киеп. «Күгәргән урыннары күп булса да, Ринат күзләре ачылып, матурланып китте. Күз кабагы төшкән иде», – дип сөйләде ул.

Блефаропластика – ул күз кабагы формасын үзгәртү белән бәйле операция.

Яшь хатын яшәртә инде...

Чыганак: Интертат

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас