Барлык яңалыклар

Гөлназ Асаева пластик операция ясаткан

Җырчы күкрәгенә имплантлар куйдырган.

"Башинформ"
Фото: "Башинформ"

Операция һәм тышкы кыяфәтен үзгәртергә этәргән сәбәпләр турында ул Телеграм-каналындагы язылучыларына сөйләгән.

Гөлназ Асаева “бу адымга” үзбәясе түбән  булу аркасында баруын сөйләгән. Аның сүзләренчә, кызы тугач, ул үзен яратмый башлаган һәм бала имезгәннән соң үзендәге табигый үзгәрешләрне кабул итә алмаган.

“Мин үземдә һәрвакыт кимчелекләр эзләдем, минем комплексларым күп иде. Хәзер мин бәхетле. Бу уңайдан хейт күп булачагын аңлыйм. Иртәгә нәрсә буласын белмим, әмма бүген мин идеаль күкрәкләр белән матур булырга телим", – дип белдергән артистка. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас