Барлык яңалыклар

Ләйлә Галиева яңа фатирында Коръән ашы уздырган

Җырчы Ләйлә Галиева, Яңа ел алдыннан яңа фатирына күченгән. 

Ләйлә Галиева яңа фатырында Коръән ашы уздырган
Ләйлә Галиева яңа фатырында Коръән ашы уздырган

Җырчы сторисларында күрсәткәнчә, фатирда әле һаман да ремонт эшләре бара. Ләкин Ләйлә Яңа елны яңа фатирында каршылый.

Кичә ул үзенең социаль челтәрләрендә фатирында Коръән ашы үткәрүен куйды.

Ләйлә Галиева ире белән аерылышканнан соң милек бүлеште. Шәһәр читендәге зур йортларын ире, шулай ук җырчы Рөстәм Галиевка калдырып, иске фатирларына күченде.

Соңрак Ләйлә әлеге фатирын зур ташлама белән сатуга куйды.

Фото: Ләйлә Галиеваның шәхси социаль челтәреннән

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас