Барлык яңалыклар

AY YOLA һәм Алсу төркеме "Ay, bylbylym " җырына клип тәкъдим итте

Башкортстаннан AY YOLA һәм Алсу төркеме "Ay, bylbylym " җырына клип тәкъдим итте 

AY YOLA һәм Алсу төркеме "Ay, bylbylym " җырына клип тәкъдим итте
AY YOLA һәм Алсу төркеме "Ay, bylbylym " җырына клип тәкъдим итте

- "Ай, былбылым" - ул минем балачагым җыры. Әти фортепиано артына утыра һәм бу көйне уйный иде. Мин аны шул еллардан бирле хәтерлим һәм һәрвакыт ярата идем, – дип сөйләде ay YOLA музыканты Руслан Шәйхетдинов.

Музыкант белдергәнчә, аранжировка аңа бик җиңел бирелмәгән, һәм тыңлаучыларга тәкъдим ителгән версия исәп буенча өченче булып тора.

Аның сүзләренә караганда, аңа Краснодардан Мәскәүгә очканда, зәңгәр күккә, якты кояшка һәм самолет канаты астындагы «шикәр» болытларына караганда илһам килгән.

"Минем бурыч җырны яңадан язу түгел, ә аңа безнең заман призмасы һәм тавыш аша ишетелергә мөмкинлек бирү иде", - дип сөйләде трекны булдыру турында Руслан Шәйхетдинов.

Исегезгә төшерәбез, AY YOLA музыкаль проекты үзенең уникаль концепциясе белән билгеле.

Музыкантлар үз эшләрендә традицион башкорт уен кораллары (курай, кубыз, думбра) яңгырашын заманча электрон ритмнар һәм гитара аранжировкалары белән үреп, үзенчәлекле саунд тудыралар.

 

AY YOLA һәм Алсу төркеме "Ay, bylbylym " җырына клип тәкъдим итте
AY YOLA һәм Алсу төркеме "Ay, bylbylym " җырына клип тәкъдим итте
AY YOLA һәм Алсу төркеме "Ay, bylbylym " җырына клип тәкъдим итте
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас