Йолдызлар тормышыннан
26 Декабря 2025, 06:46

Лариса Долинаның тагын бер проблемасы барлыкка килгән

Елның төп герое булды бугай инде ул...

Лариса Долинаның яңа проблемасы барлыкка килгән, аның Toyota Alphard премиум-автомобиле Мәскәүдә авариягә эләккән. Элиталы минивэнны ремонтлау 1 миллион сумга төшкән булырга мөмкин.

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, хуҗасы Долина булган автомобиль Volkswagen машинасы белән Строгинода ике ай элек бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә кара  төстәге Тойотаның машина йөртүче ишеге, пыялалары, фаралар һәм көзгеләре яньчелгән. Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Белгечләр бәяләвенчә,  2024 елгы элиталы минивэнны ремонтлау 1 миллион сумга якын төшкән булырга мөмкин.  Бу сумманың шактый  өлеше – сатып алу авыр булган детальләр. Шунысы игътибарга лаек, Долина автомобилен бу елның апрелендә якынча 16 миллион сумга сатып алган. Шул ук вакытта ул еш кына “акчам юк” дип актив зарланган.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас