Әлбәттә, кискен ябыгу эзсез үтмәде, блогерның яңа проблемалары барлыкка килде. Ул күкрәкләре ямьсезләнүгә, битендәге җыерчыклары артуга зарланды. Шул сәбәпле, Миләүшә Шәйхисламова яңадан табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
«Яшәрү буенча операция ясату көне килеп җитте, дуслар. Минем битемне тарттырып куячаклар. Ул Мәскәүдә үтәчәк. Мине менә шундый итеп истә калдырыгыз. Йөзем эчеп яткан кешенеке шикелле. Ябыкканнан соң, тирем салынып төште, карт кешегә охшап калдым», – дип сөйләде ул клиникага керер алдыннан.
Бүгенге көндә инде ул клиникадан кайткан. Йөзе әлегә танымаслык. Моннан тыш, ул битенең авыртуына зарлана.