Халык артисткасы Вера Алентова вафат булган. Аңа 83 яшь иде. Бүген аны ашыгыч рәвештә актёр Анатолий Лобоцкийны соңгы юлга озаткан урыннан госпитализацияләгәннәр.
Вера Алентова “Москва слезам не верит” фильмындагы роле белән танылды.
Актриса бер атна элек кенә Пушкин исемендге театрда спектакльдә уйнаган. 17 декабрьдә “Ложные признания” спектаклендә ул госпожа Аргант ролен башкарган. Тамашачылар сөйләвенчә, Алентова көр күңелле булган һәм ике сәгатьлек спектакльне тыныч кына уйнаган.
Үлеменең сәбәбе – миокард инфаркты.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.