+30 °С
Облачно


Популяр татар җырчысы Илмира Нәгыймова башка концерт куймый. Ул Татарстан районнарында концертлар куюның аңа отышлы булмавын белдерде, дип яза "Шәһри Чаллы".
– Быел мин йөрдем, блокнотны карадым, анализладым һәм елыйсым килә. Концертны 2,5 сәгать куясың, аягүрә басып, билең авырта, нервлар, тавыш утыра, ә нәтиҗәдә ике мең сум акча эшлисең, – ди җырчы.
Чыганак: Матбугат