Йолдызлар тормышыннан
11 Декабря 2025, 20:07

Лариса Долинаны Яңа ел эфирында күрсәтмәскә чакыралар

Ә сез бу җәнҗалда кем яклы?

Хәвефсезлек һәм ришвәтчелек белән көрәш буенча федераль проект башлыгы Виталий Бородин “Новые приключения Шурика” фильмыннан Русиянең халык артисткасы Лариса Долина белән булган кадрларны кисеп алырга чакырган. Аның сүзләрен “Газета.Ru” язып чыккан.

Югыйсә ул Яңа ел комедиясен 31 декабрь эфирыннан төшереп калдыруны таләп итәчәген белдергән. Бородин сүзләренчә, Долинага барлык Яңа ел тапышруларында катнашуны тыярга кирәк, чөнки русиялеләрнең аңардан күңелләре кайткан.  

“Барысы да Долинаның кем икәнен аңлый, һәм беркемнең дә аны күрәсе килми. Ул шактый ялгыш адымнар ясаган Пугачёва кебек, хәзер бу ялгышлыклар аңа каршы “уйный”, – дип аңлаткан Бородин.

ФПБК (Хәвефсезлек һәм ришвәтчелек белән көрәш буенча федераль проект) башлыгы фикеренчә, Яңа ел төнендә Долина катнашлыгындагы фильмны күрсәтү фатирын сату һәм кире кайтару җәнҗалы аның карьерасына бер йогынты да ясамаганлыгын күрсәтәчәк. “Без Долина катнашлыгындагы кадрларны кисеп алырга яисә фильмны эфирдан алып ташлауны сораячакбыз, мәдәният министрлыгына һәм башка структураларга мөрәҗәгать итәчәкбез”, – дип йомгаклаган ул сүзен. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас