Йолдызлар тормышыннан
11 Декабря 2025, 20:11

Аңа “жирная мразь” һәм “тварь” дигән комментарийлар язганнар

Халык бигрәк әшәке инде...

Элекке КВН катнашучысы, актриса Ольга Картункова элегрәк аны социаль челтәрләрдә тамашачылар калдырган комментарийлар елатканчы үпкәләтә иде, дип сөйләгән. Бу хакта ул “ВКонтакте”да чыккан “Вопрос ребром” тапшыруында сөйләгән.

Картункова сүзләренчә, элек ул социаль челтәрләрдәге  үзенә багышлаган барлык комментарийларны укыган һәм еш кына елаган. “Мин бик кайгыра идем. “Экраннан бу тирләгән сыерны алыгыз”, “Тавышың бигрәк җирәнгеч, ачуымны чыгарасың”, – дип санап киткән актриса комментарийларны, боларга өстәп, “жирная мразь”, “тварь” дип тә атаганнар.

КВН йолдызы кайсыдыр бер мизгелдә үзенә карата язылган мыскыллауларга игътибар итмәскә уйлаган. Картункова хәтта хейтерларының берсе белән дуслаша  алуы турында сөйләгән. Актриса аңлатуынча, аңа карата негатив комментарийлар язган ир-атның ул вакытта тормышында җитди проблемалары булган.

Юмористка бермәлне хәтта шоу-бизнестан китәргә уйлап йөргән. Картункова ул чакта  интернеттагы мыскыллаулар “үзәгемә үтте” дип аңлаткан. 

Кыска хәбәрләр белән “Өмет”нең MAX каналында таныша аласыз.

Чыганак: lenta.ru 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас