Йолдызлар тормышыннан
11 Декабря 2025, 07:14

Җырчы Рузилә Хәйретдинова: «Ике тапкыр аерылдым, шуннан нәрсә?»

Җырчы Рузилә Хәйретдинова социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә үзенең аерылу тәҗрибәсе турында сөйләгән.

Җырчы Рузилә Хәйретдинова: «Ике тапкыр аерылдым, шуннан нәрсә?»Җырчы Рузилә Хәйретдинова: «Ике тапкыр аерылдым, шуннан нәрсә?»
Җырчы Рузилә Хәйретдинова: «Ике тапкыр аерылдым, шуннан нәрсә?»

«Мин 2 тапкыр аерылдым. Шуннан нәрсә? 3 тапкыр да аерыла алам. Бу – минем тормыш. 8 тапкыр да була, ләкин бу – минем тормыш, минем тәҗрибә. Мин «негатив»та плюс табам. Бу бик мөһим нәрсә – «негатив»та яхшы якны күрә белү. Мин аерылдым, ләкин беренче никахымнан соң икенче иремне очраттым. Чөнки минем чагыштырыр нәрсәм бар иде: беренчесе ул шундый иде, ә мин андыйны теләмим, мин тынычрак кешене телим.

Элек мин дә курка идем. Икенче тапкыр аерылсам, минем турында нәрсә әйтерләр, дип. Ә хәзер…» – дип сөйли ул видеода.

Чыганак: Татар Today

Фото: Интертат

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас