

Артистлар тормышы да ал да гөл генә түгел икән. Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин үзенең хатыны — җырчы Алия Карачурина белән иң көчле низаг турында сөйләде. Аның сүзләренчә, артист белән яшәү — бик авыр, ә ике артист бергә яшәгәндә — бу фаҗига.
- Без икебез дә артист булганга күрә, бер-беребезне аңлау җиңелрәк - без бер дулкында. Ләкин бервакыт концерттан соң без Алиянең көнчеллеге аркасында ачуланыштык. Ул нәрсәдер күрде, бу аны бик нык рәнҗетте. Ул чагында мин бик нык ачуландым, Алияне калдырып киттем, - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин блогер Олеся Леснаяга биргән интервьюсында, дип яза "Кызыл таң".
Артист билгеләп үткәнчә, барлык артистлар да шундый ук кешеләр, шуңа күрә алар да, кайчак, ачуланышалар, шулай ук татулашалар — барысы да башкаларныкы кебек.
Чыганак: https://matbugat.ru/