Йолдызлар тормышыннан
5 Декабря 2025, 04:31

Җәвит Шакировның бүген туган көне: "Яшисе килә!"

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров бүген туган көнен билгеләп үтә.  

Җәвит Шакировның бүген туган көне: "Яшисе килә!"Җәвит Шакировның бүген туган көне: "Яшисе килә!"
Җәвит Шакировның бүген туган көне: "Яшисе килә!"

Җәвит Әхмәтгали улы Шакиров 1962 елның 5 декабрендә Башкортстанның Чакмагыш районы, Әхмәт авылында туган.

Җәвит Шакиров йолдызнамә буенча укчы һәм кәҗәмөгез йолдызлыклары астында туган. Ничек алай дисезме? Җәвит әфәнденең чын туган көне - 5 декабрь икән! Үзе әйтүенчә, аның холкы нәкъ менә укчы йолдызлыгына туры килә. Паспортына исә туган көне 2 гыйнвар дип язылган. "Зөлфия туган көнеңне ай буе үткәрәм, дип әйтә. Аллага шөкер, телефоным котлаулардан өзелми, дус-туганнар һәрвакыт янәшәмдә. Барысына да чиксез рәхмәт!" - ди Җәвит Шакиров.

Җәвит әфәндене без дә котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телибез!

Фото: ачык чыганаклардан

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас