Йолдызлар тормышыннан
4 декабрь 2025, 06:50

Марат Яруллин Лариса Долинага концертларына килүен тыйган

Җырчы Лариса Долинадан “халык дошманы” ясау дәвам итә. Ил күләмендә төрле оешмалар хайп күтәрде. Фастфуд кафелары Долина йортында доставка ясаудан баш тарта. Инде Марат Яруллин да кушылган.

Марат Яруллин Лариса Долинага концертларына килүен тыйганМарат Яруллин Лариса Долинага концертларына килүен тыйган
Марат Яруллин Лариса Долинага концертларына килүен тыйган

Яруллин бүген үзенең телеграм-каналында язуынча, ул концертларына Лариса Долинаны кертүне тыйган. Шулай итеп сезнең мораль куркынычсызлыгыгызны һәм торак куркынычсызлыгыгызны саклыйм ди. 

Лариса Долина белән килеп чыккан матавык ил күләмендә зур шау-шу тудырды. Җырчы үзенең фатирын сатып, акчасын мошенникларга күчергән. Соңыннан фатирны кире үзенә ала, ә акча инде мошенникларда. Ахырчиктә сатып алучы акчасыз да, фатирсыз да кала. Хәзер шушы схемадан ил буенча бик күп кеше иза чигә, судлар бара. Шул исәптән Казанда да фатирсыз һәм акчасыз калган кешеләр шактый. Кайберләре, бернәрсәсез калып, ипотека түләргә мәҗбүр. Бу хәлләр матбугат чараларында “Долина эффекты” дигән атама алды. 
 
Лариса Долина Марат Яруллин концертына килә алмый инде хәзер…
Чыганак:  https://matbugat.ru/news/?id=49411

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас