

Әнвәр Нургалиев инде төзекләндерү эшләрен башлап та җибәрде. Күлнең ярларын ныгытты, тирә-ягына яшь чыршы үсентеләре утыртып чыкты. Ләкин күршеләрнең йорт хайваннары зыян китергән.
Йөрәгем авыртты бу тамашаны күреп. Әйләндереп алынган территориягә кереп ашаганнар. Авылда нибары 10-12 гаилә яши. Мин аларга яхшы булсын, матур булсын дип тырышам. Күл, парк ясамакчы идем. Бу чыршылар яңадан тернәкләнмәячәк инде, тернәкләнсәләр дә, ямьсез булып үсәчәкләр. Әле ярый калган агачларны утыртырга өлгермәгән идек», – дип сөйләде ул сторисларында.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgaliev-borcylgan-kesenen-avapsyzlygyna-sakkatam-5876822