

Илмира Нәгыймова җырчы Алсу Фазлыева белән бөтен дөнья мөселманнарының изге урыны - Мәккәдә, алар гомрә хаҗында.
Мәдинә шәһәренә дә бардык, менә мәчет янында утырам – кем нишли, намаз вакыты узды. Монда теләкләр кабул була, бер секундны да әрәм итәргә ярамый. Аллаһтан гафу үтенәсең, теләкләреңне телисең. Көнебез әлегә шулай уза. Миңа монда бик рәхәт, күңелемә тыныч. Энем өчен «җаны тыныч булсын» дип сорыйм. Абыем-апам өчен, урыннары оҗмахта, җаннары тыныч булсын, дип сорыйм,– ди җырчы, күз яшьләрен тыеп тора алмыйча.
Моннан тыш Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдәге язылучыларының үтенечен дә тыңлаган. Ул подписчикларының якыннары, туганнары өчен дә дога кылып утырган. Онытмас өчен, аерым язып барып, бу изге гамәлгә бер көн багышлаган.
Аеруча да СВО темасы күңелен кузгаткан җырчының.Якыннарыгыз тизрәк әйләнеп кайтсын! Бу афәт бетсен тизрәк,- дип күз яшьләре белән сөйли ул.
Моннан тыш җырчы СВО зонасында һәлак булган энесенә багышлап, аш та уздырган, Коръән укыткан.
Чыганак: Татар Today