Дилә Нигъмәтуллина: «Чынга ашмас хыялым...»

Җырчы өр-яңа җыр тәкъдим итә - «Кил дөньяга, балам». Бу җыр өчен махсус фото-видеоларны ясалма фәһем ярдәмендә ясаганнар.

Дилә Нигъмәтуллина: «Чынга ашмас хыялым...»Дилә Нигъмәтуллина: «Чынга ашмас хыялым...»
Дилә Нигъмәтуллина: «Чынга ашмас хыялым...»

Шулай ук Дилә Нигъмәтуллина үзенең күңелен дә ачып салган. Язылучылары белән үзенә авыр булган теманы күтәргән.
Яңалыгым белән бүлешергә ашыгам. «Кил дөньяга, балам» җыры барлык музыкаль мәйданнарга чыкты!


Талантлы Оскар Усманов һәм Ләйлә Дәүләтова тарафыннан 2013 елда язылган бу җырны халык бик яраткан иде.

Аны үзем дә бүгенгәчә яратып башкарам.Җырны чыгаруымны күптәннән сорый идегез. Ниһаять, без моны эшләдек!
Кайчандыр минем зур хыялым бар иде… Мин икенче тапкыр әни булырга һәм бу хисләрне яңадан кичерергә теләдем…
Ләкин, кызганыч, барлык хыяллар да тормышка ашмый. Минем өчен бу – бик авыр тема, мин бу турыда сөйләргә яратмыйм. Шуңа күрә сезгә зур үтенечем бар. Зинһар, миңа йөклелек турында сораулар бирмәгез һәм башка бу теманы күтәрмәгез. Шул рәвешле сез әле төзәлеп бетмәгән яраларны кузгалтасыз гына...- дип язган ул.

Чыганак: Татар Today

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас