"Юл кырыенда татар апалары самовардан чәй эчерде"

Фирдүс Тямаев Себер якларында: "Юл кырыенда татар апалары самовардан чәй эчерде"

"Юл кырыенда татар апалары самовардан чәй эчерде""Юл кырыенда татар апалары самовардан чәй эчерде"
"Юл кырыенда татар апалары самовардан чәй эчерде"

Татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы Фирдүс Тямаев Себер якларында гастрольләрдә.

Төмәннән Тобольскига концерт белән барабыз. Татар апалары кечкенә генә өйдә бәлешләр, чебуреклар пешерәләр. Самоварда кайнар чәй кайнап тора, тәмле вареньелары бар,- дип куанычын белдерә артист.

Фирдүс?! Елки-палки! Мин бит танымадым,- ди пешерүче ханым, шаккатып.
Соңыннан Фирдүс Тямаев Себернең татар апалары пешергән тәмле камыр ризыкларыннан авыз итә.

Монда берничә өй иде. Мин баштан узып киттем. Аннары машина белән артка биреп, нәкъ бу йортка кердем. Аллаһы Тәгаләнең ризыгы инде бу! Менә ул ничек очраштыра,- дигән популяр җырчы.

Чыганак: Татар Today

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас