

Әйе, урыс әйтмәшли, отчаянный кызлар бар инде бездә. Артистның Чаллыда узган концертында бер кыз Русланга бөтен кешегә караганда да ныграк алкышлап, биеп, «почти» сызгырып утырган. Соңрак бөтенләй батыраеп китеп: «Яратам сине!» – дип тә кычкырган.
“Русланның алып баручысы Артур Салихов «мәхәббәт чыпчыгын» сәхнәгә чакырып чыгарды. Кыз Артурның: «Ә Руслан сезне сөяме?» – дигән соравына да бик зур ышаныч белән: «Әйе!» – дип җавап кайтарды. «Тагын 1-2 җырны бергәләп башкарсагыз, «тучны» үз мәхәббәтегезне күрсәтерсез», – диде аңа Артур.
Руслан исә, кызның үзен артык иркен тотуына ишарәләп: “Мин хәзер бик җитди җыр башкарачакмын. Әгәр дә мине сөйсәгез, бу җырны утырып тыңлап алыйк әле, яме», – дип кенә куйды”.
Чыганак: интертат