Наталья Орейро Русиядә дача сатып алырга тели

Уругвай актрисасы һәм җырчы, “Дикий ангел” серилы йолдызы Наталия Орейро Русиядә дача сатып алырга теләвен сөйләгән. Бу хакта KP.RU яза. 
“Сездә табигать бик матур, ул һәр җирдә төрле. Миңа Карелиядә ошады, искиткеч гүзәл, мин анда фильмда төшкән идем. Киләчәктә мин Карелиядә дача сатып алыр идем!” – дип хыялы белән уртаклашкан артистка. 
Ноябрь ахырында Наталия Орейро үзе катнашлыгындагы фильм премьерасы уңаеннан Русиягә киләчәк. Ул 27 ноябрьдә экраннарга чыгачак “Кыш Бабайга хат” картинасында төп рольләрнең берсен уйнаган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас