

Ләйлә Галиева белән Айдар Галимов “Ирекле кош” җырына дуэт чыгарган.
“Нәкъ шушы җыр миңа яңадан дәрт өстәде, зур сәхнәнә күтәрелергә көч бирде. Чыннан да, минем күңелем ул – ирекле кош... Күңелең ирекле булса – хыял канатларымны бер дә сындырмыйча, үземне иркен тотып яшәргә, иҗат итәргә, тамашачыларга үземнең җылы җырларымны җиткерергә көчем җитә. Ышанып калам, нәкъ шушы җыр күңелегездә үз урынын алыр”, – дип язган Ләйлә үзенең социаль челтәрләрендә.
"Рөстәм белән җырларга сагынырсың әле", - дип язып куйган аңа бер язылучысы.
Тыңладыгызмы әле?
Фото: Ләйлә Галиева шәхси сәхифәсеннән