Иркә: без тамашачы колы

Популяр җырчы Иркәне үзенең дә, коллективының да сәхнәдә ямьсез киенүендә гаепләгәннәр. Тамашачыга берничек тә ярап булмый...

Иркә: без тамашачы колыИркә: без тамашачы колы
Иркә: без тамашачы колы

“Кап-кара каешны бөтен җиргә тагалар. Нинди мода ул!” Сез үзегезгә үзегез сәхнә образы уйлап табасызмы ул?”

Иркә аларга болай дип җавап кайтарган:

“Мин критикага нормаль карыйм. Мин бүгенге көнгә кадәр эзләнүдә. Мәсәлән, Элвин Грей эстрадага яңалык алып керде. Киләчәктә дә сәхнәбездән ялтырап торган киемнәр китәр дә, үзебезнең миллилекне саклап калырдай яңа проект килеп чыгар”, – ди ул.

Подписчикларның берсе: “Бу халыкка ничек тә ярап булмый! Кысканы кисәң – легкомысленная, озынны кисәң – әбиләр сыман, ялтыракны кисәң – ворона, җилфердәп торганны кисәң – барахолка, диләр!

Үз-үзеңә хыянәт итмә, кеше сүзенә карап! Акылны, тәртипне аңлаган кеше беркайчан да алай язмый! Бөтен кигән киемнәрең үзеңә тап, үрнәкле!

 

Фото: irkeofficial

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас