

Зинира – Ризат Рамазановларга бер тугры тамашачыларыннан елатырлык тарих язылган хат килеп төшкән. Җырчылар бу хакта «ВИП-АРТ» продюсерлык үзәгенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгәннәр.
Башкортстаннан бер кыз язган. «Мин концертыгызга билет алдым, тик үтенечем бар: сезнең бер җырны башкаруыгызны сорыйм», – дип, үзенең тарихын сөйләгән.
Егетен махсус операциягә алып киткәннәр. Кайткач өйләнешәбез, дип сүзләр бирешкәннәр. Ләкин көннәрдән-бер көнне егете һәлак булу турында авыр хәбәр килгән. Кыз соңгы көннәренә кадәр көткән, өметләнгән. Тик, кызганычка, ул булып чыккан. Алар, очрашып йөргәндә, гел безнең җырларны тыңлый торган булганнар», – дип сөйли Зинира.
Әлбәттә инде, җырчылар әлеге үтенечне кире какмаган. Бик теләп, концертларында әлеге җырны башкарганнар.
«Сөям сине, мәңге шулай сөяр идем,
Ялындырма, мин дә сине сөям, диген».
Чыгынак: https://intertat.tatar/news/zinira-ramazanova-ozak-anyma-kila-almyi-utyrdym-5876378