Юрий Николаев вафат булган

Без аның тапшыруларын карап үстек. 

Совет һәм Русия телевидениесе алып баручысы Юрий Николаев вафаты хакында  Shot Telegram-каналы хәбәр итте.

Русиянең халык артистына 76 яшь иде. Николаевның үлем сәбәбе – үпкә яман шеше. Бу диагнозны аңа берничә ел элек  куйганнар.

Соңгы арада үпкәләре белән проблемалар аркасында  Юрий Николаев берничә тапкыр хастаханәгә эләккән булган.

Кичә, 4 ноябрь көнне, Николаевны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.

Николаев телевидениедә “Утренняя почта”, “Утренняя звезда”  һәм “Достояние республики” тапшыруларын алып барды. Моннан тыш, аның катнашлыгында Яңа ел “Голубой огонек” һәм “Песня года” музыкаль шоулары чыкты.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас