

Музыкантлар бу трекны Русия буйлап тур вакытында яздырган.
Интернет челтәрендә Ay Yola популяр башкорт төркеменең яңа клипы дөнья күрде. Анда музыкантлар рус телендә җырлый. Адель һәм Руслан Шәйхетдиновлар Ринат Рамазанов белән бергә “Агата Кристи” төркеменең “Август” фильмы өчен яздырылган легендар “Черная луна” җырына кавер (Кавер (кавер-версия) — популяр музыкадагы җырны тәүге башкаручыдан кала икенче берәүнең яңа башкаруы. Гадәттә каверлар оригиналь көйне саклыйлар, әмма аранжировка, жанр, вокаль башкару белән аерылып торырга мөмкиннәр. – Авт.) булдыру тарихы белән уртаклашты.
“Руслан аранжировканы тур барышында “на ходу” җыйды, ә төнлә без Новосибирск консерваториясе студиясендә концертлар арасында йокламыйча диярлек, ләкин бар көчебезне биреп каверны яздырдык. Җырга башкорт күңеле ноталарын – курай, кубыз, думбыра, Ринатның тамак белән җырлавын һәм “Август” фильмында сизелгән атмосфераны биргән Адель тавышын – өстәдек. Шулай итеп безнең версия барлыкка килде – аны танып була, әмма аңарда Ay Yola холкы, ул безнең башкорт мәдәнияте энергиясе белән тулыландырылган”, – дип сөйләделәр музыкантлар үзләренең рәсми социаль челтәрләрендә.
Аранжировщиклар арасында Руслан Шәйхетдиновтан башка Дмитрий Емельянов та бар.
Чыганак: bashinform.ru