Илмира Нәгыймова: “Ачуны чыгарсагыз, мин сугып та ега алам”

Социаль челтәрләрдә Илмира Нәгыймованың энесе яңарак вафат булып, аның инде елмаеп, җырлап йөрүләренә бәйләнәләр:

Илмира Нәгыймова: “Ачуны чыгарсагыз, мин сугып та ега алам”Илмира Нәгыймова: “Ачуны чыгарсагыз, мин сугып та ега алам”
Илмира Нәгыймова: “Ачуны чыгарсагыз, мин сугып та ега алам”

“Шундый теманы күтәрәсем килә. Әле энең үлде генә, ә син инде Марат белән елмаеп йөрисең, дип язалар миңа. Мин шаккатам андый җансыз кешеләргә, аларның җаннары урынына шайтан урнашкандыр, димәк елмаерга да, яшәргә дә тиеш түгел, мин елап үлергә тиеш?

Андый кешеләргә мин тагын бер әйтәсем килә. Мин – артист кеше. Минем ипием, эшем шул. Ике балам бар, аларны үстерәсе. Хәзер үземне аклыйсым да килми, Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен сезгә андый кайгыны, без биш баладан ике бала гына калдык.

Ходайдан куркыгыз, зинһар, миңа үзегезнең агуыгызны язмагыз, чәчмәгез, кирәкми. Мин бик усал да була алам. Гадәт начар, кул авыр. Төрттем,ектым, киттем бардым. суга да, ега да алам. Аллаһ сакласын!

Ярар, иҗатыма бәйләнегез, Русланга, Маратка... Тик энемә генә кагылмагыз, эчемдә ни булганын үзем генә беләм...", – дип язган Илмира.

Фото: Ильмира Нәгыймова шәхси сәхифәсендәге видеосыннан скрин

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас