Йолдызлар тормышыннан
29 октябрь 2025, 05:46

Алмаз Мирзаянов: «Шаштык! Җәзасы булмый калмас!»

Нәфис сүз остасы, җырчы Алмаз Мирзаяновны социаль челтәрләрдә таралган яңа тренд чыгырыннан чыгарган. Сез бу трендны күрдегезме соң әле? 

Алмаз Мирзаянов: «Шаштык! Җәзасы булмый калмас!»Алмаз Мирзаянов: «Шаштык! Җәзасы булмый калмас!»
Алмаз Мирзаянов: «Шаштык! Җәзасы булмый калмас!»

Интернетта яңа тренд чыккан: он сибеп, фотосессия ясыйлар. Һавага чәчәләр дә, килеп чыккан он болыты эффект бирә, янәсе.

Кемдер әйткән дә, кабатлыйлар. Хлорка порошогы да шундый эффект бирә, дип әйтегез әле шул миңгерәүләргә! Онны яклап язучыларга караганда, "А что такого?!" дип язучылар күбрәк. "Могу купить целую пачку и выкинуть. Могу себе позволить" дигәннәре дә бар.


Икмәкне тиешенчә кадерли алмыйбыз. Ләкин болай ук кирәкмәс иде,-дип яза ул.

Алмаз Мирзаяновка теләктәшлек белдереп, күп итеп хатлар юллаганнар.

Аллаһка шөкер дисеннәр.Әле ишеткәнем юк иде. Быел бодай уңды. Аллаһка шөкер.


Но яңгыр яу сәбәпле, эче дымлырак булып, витамины калмады. Без шул өлкәдә эшлибез. Ә менә ачлык булса, Аллаһ сакласын. Күп сорап тормый ул. Безнең якларда бәрәңге череп бетте.

Бер нишләтеп булмады менә.Аллаһ сакласын инде. Халык бик азынды.

Мин дә сиздем. Уңыш әйбәт, бәрәкәте юк кебек. Шаштык. Җәзасы булмый калмый. Аллаһ кичерсен,- дип җаваплаган Алмаз Мирзаянов.  

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас