Йолдызлар тормышыннан
23 октябрь 2025, 09:39

Гүзәл Әхмәтова: дөнья беткән дип торам

Танылган җырчы  телефонын Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында онытып калдырган.

Гүзәл Әхмәтова: дөнья беткән дип торамГүзәл Әхмәтова: дөнья беткән дип торам
Гүзәл Әхмәтова: дөнья беткән дип торам

«Анда телефоным шартлый язган. Бер атна буе элемтәдә булмадым. Аэропортта телефонымны калдырганмын. Коточкыч! Дөнья тукталды. Бер эш тә бармый. Бөтен әйбер телефонда икән. Ниһаять, бүген минем телефоным кулымда, посылка итеп җибәрделәр, барып алдым. Ярар, табылды инде.

Бүген Түбән Вартага очарга тиеш идем. Рейсны 12 сәгатькә тоткарладылар. Бу – коточкыч! Анда очудан хәзер мәгънә юк. Шуңа бу чараны күчерергә туры килде. Минем тормыш белән ни булгандыр, белмим», – дип сөйли ул.

Моңа кадәр телефонсыз ничек яшәдек икән, диярсең дә…
 
Фото: Гүзәл Әхмәтованың шәхси телеграм каналы 
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас