Йолдызлар тормышыннан
17 октябрь 2025, 11:27

Данир Сабиров: “Артист белән таксистны бутыйлар…”

Татар эстрадасы җырчысы, юморист Данир Сабиров яңа “эшкә” кергән.

Данир Сабиров: “Артист белән таксистны бутыйлар…”Данир Сабиров: “Артист белән таксистны бутыйлар…”
Данир Сабиров: “Артист белән таксистны бутыйлар…”

Гаиләсе аны таксист итеп сынап караган. Бу хәл турында артист Интернет челтәрендә видео бастырган.

“Мин бүген үземне таксист буларак хис итәм. Иртүк кече кызым Данияне мәктәпкә илтеп кайттым. Аннан кайткан идем, өлкән кызым укырга илтүне сорый. Җитмәсә, алар… бер мәктәптә укый!

Мәрьям сеңлесе белән барса да булыр иде. Атагызны аз гына жәлләргә кирәк! Алар кайчак “артист” белән “таксист” сүзләрен бутый кебек”, – дип язып калдырган ул.

Чыганак: Татар Today

Фото: Данир Сабировның ВК челтәре

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас