Йолдызлар тормышыннан
9 октябрь 2025, 05:10

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Без гайбә..."

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзгәрешләрдән курыкмый, яңа образларын еш тәкъдим итә.  

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Без гайбә..."Зәйнәб Фәрхетдинова: "Без гайбә..."
Зәйнәб Фәрхетдинова: "Без гайбә..."

«Бик яратам кыска итәк. Алдагы чыгышларда киеп чыгам. Киям әле, киям. Дөньясы тәгәрәп китсен шунда. Эшләпә килешсә дә, бик яратып бетермим, әмма образны тулыландыру өчен кияргә мөмкин. Безгайбә», – дип яза ул социаль челтәрдә.

«Киегез рәхәтләнеп, сезгә килешә», «Сер бирергә тиеш тә түгел син, Зәйнәбебез! Искиткеч кабатланмас тавышың булу өстенә син – иң затлы иң мәгънәле сандугачыбыз да», «60 яшьтә дә кимәгәч, кайчан кияргә инде аны? Тәгәрәп китсен дөньясы» кебек комментарийлар калдырганнар җырчы куйган видеога.

 
Чыганак: https://intertat.tatar/
Фото:  «Татар-информ»

 

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас