

Бу хакта аның адвокаты Эдуард Миңнебаев хәбәр итте. "Ул берничә тапкыр СВО зонасына барды. Аның баштан ук шундый теләге бар иде. Хәзер тикшерү эшләре актив барганга бәйле рәвештә, әлбәттә, беркем дә аны җибәрергә теләми. Әле тикшерү астында булмаганда, ул СВО зонасында берничә тапкыр концертлар уздырды, гуманитар ярдәм оештырды, хәрбиләр ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алды», — дип белдерде Миңнебаев. Исегезгә төшерәбез, Вилдан Яруллинны үз вазифа вәкаләтләрен үз файдасына арттыруда гаеплиләр (РФ Җинаять кодексының 286 маддәсенең 3 нче өлеше.).
Чыганак: UTV