

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова ИБ бандасында үзгәрешләр булуын сөйли. Җырчы белән 20 елдан артык бергә булган, бөтен ил буенча меңләгән гастрольләргә йөргән музыкант, гитарачы Сергей Тихонов төркемнән киткән. "Һәрбер кешенең үз сәбәпләре. Кемнеңдер яше бар, кемдер сәламәтлеккә зарлана, кемдер шәхси тормышын кора, ә кемдер тынычрак эш эзли, яисә шундый эш тәкъдим итәләр. Бу нормаль күренеш! Алар гастрольләр тормышыннан гына китә, минем тормышымнан түгел! Без алар белән күрешәбез, аралашып торабыз. Гастрольләр - бик авыр! Мин аларны аңлыйм! Һәрберсенә рәхмәтлемен. Без бергә катлаулы юл үттек", - дип яза популяр җырчы.
Чыганак: TatarToday