

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова якын кешесен - бертуган апасын оригиналь итеп гомер бәйрәме белән котлаган. Ул аңа мәрхүм булган әти, әнисе, апалары белән видео эшләгән. Видеода бердәнберләре исән кебек елмаялар, күп итеп сәламнәр юллыйлар. Люция апайның 50 яшьлек юбилей кичәсеннән бер матур мизгел бу! Безне үстергән Зәйнәп әби, әти, әни, Лилия апай янәшәдә булуын теләдек. Көннәр буе шушы видеоны карыйбыз. Искиткеч матур бәйрәм булды! Бәйрәмең котлы булсын, минем яраткан “сыерлар патшабикәсе!” -дип язган Илсөя апабыз. Чыганак: тodayKazan TatarToday