

Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә тиз генә өч катлы җәйге торт ясарга өйрәткән. Бик тиз генә матур итеп бизәп тә куйган. Ингредиентлар: карбыз, ананас, караҗиләк, бакча җиләге, виноград. Карбызны кабыгыннан арындырырга, 3 кат өчен өч төрле авырлыктагы карбызны түгәрәк формасында кисәргә. «Бисквит»лар бик тиз әзер булды, хәзер аларны озын шпажкалар белән беркетергә. Аннары төрле җиләк-җимеш белән бизәү эшенә керешергә мөмкин. Бик тәмле «Карбыз» торты әзер! Чыганак: Гүзәл Уразова телеграм каналы Фото: видеодан скриншот