

Җырчы Марат Яруллин туган ягы – Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының Уразавыл авылында урнашкан картлар йортында бәйрәм оештырган. Мәүлид ае кысаларында, Актук авылыннан Мәкъсүт абый һәм Рәфия апа Яруллиннарның гаилә йоласы буенча, балалары Ринат, Гөлнара һәм Марат исеменнән зур чара узган. Бу – Марат Яруллинның октябрьдә башланып, киләсе елның маенда тәмамланачак яңа концерт сезоны алдыннан уздырыла торган чара. Чөнки артистларга монда яшәүчеләрнең фатихасын алу мөһим, - дип языла Ваһапов фестивале телеграм-каналында. Чыганак: @TodayKazan @TatarToday Фото: ачык чыганаклардан