+21 °С
Болытлы


Ришат Төхвәтуллин ремонт белән мәшгуль. Бу көннәрдә җырчыга төрле кыенлыклар белән дә очрашырга туры килгән. “Башта акчасын сорыйлар, акчасын алу белән югалалар. Яисә берәр айдан сораша башласаң, тагын бер-ике атнадан төгәллибез, дияргә мөмкиннәр, яки телефонны “игнор”га куялар. Ә синең ремонт шул кешеләр аркасында туктала”, – дип сөйли җырчы. Күченү, ремонт эшләре вакытында акча янчыгын да, сабырлыкны да төйнәбрәк торасы була шул… Чыганак:Tatar today