

Аның балалар бакчасыннан кайтып килүе икән. Баласын керткән дә ул уйга калган. Инде күптәннән балалар бакчасына нянечка эзлиләр икән. Тәрбияче утызга якын баланы берүзе карый, ди. Аларны бит киендерергә-чишендерергә генә дә физик яктан өлгереп булмый, - ди Ризат Рамазанов. Балалар бакчасының мөдире белән дә сөйләшкән. Мондый хәл бездә генә түгел, бөтен Казанда, дигән мөдир. 23 мең сумга берәүнең дә барасы килми. Дворникларыбыз да юк, дигән мөдир кеше. Балалар безнең киләчәгебез дибез. Шулай булгач, ник бу сорауны хәл итмиләр? Каядыр миллионнар түгәләр. Хөкүмәттән... нәрсә дип әйтергә дә белмим. Уйга калдым. Бу сорауны ничек җиңеп чыгып була, кем моны хәл итә ала? - дип уфтана җырчы. Чыганак: @todaykazan @tatartoday