Йолдызлар тормышыннан
9 Сентября 2025, 04:38

Якташыбыз Айгөл Әхмәтшина Лондон вокзалында җырлаган (ВИДЕО)

Афәрин! 

Француз пианисты һәм  берничә миллион язылучысы булган блогер Аурелин Фроиссарт социаль челтәрләрдә гадәти булмаган видео белән уртаклашкан.

Бу болай булган.  Лондон станцияләренең берсендә  музыкант бер пассажирның үтенече буенча Жорж Бизеның Кармен операсыннан танылган Хабанера партиясен уйный башлый. Көтмәгәндә аның уенына искитмәле матур хатын-кыз опера тавышы кушыла. Пассажирлар моңа бик тә гаҗәпләнә һәм гүзәл тамашаны телефоннарына төшерә башлый.  

“Мин Лондонның Сент-Панкрас вокзалында уйный идем, шул вакытта өлкән яшьтәге бер ир-ат “Кармен”ны уйнавымны үтенде. Кинәт чемодан этеп килгән пассажир хатын җырлый башлады. Моны беркем көтмәгән иде! Ул барысын да аптыратты! Баксаң, бу бөтен дөньяга билгеле опера йолдызы, меццо-сопрано Айгөл Әхмәтшина икән. Бәлки, безгә тагын видеолар төшерергәдер?”

Комментарийларда подписчиклар бу импровизациягә ышанмыйлар һәм рилсны алдан сөйләшеп төшерелгән, ди, шулай да якташыбызның тавышы искитмәле булуын белдерә.

Айгөл  Әхмәтшина  республиканың Кыргыз-Миякә авылында туып-үскән. Ул Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган. Башкортстанның атказанган артисты исеменә ия. Җырчы – Decca Classic танылган дөньякүләм классик музыка лейблының эксклюзив артисты. Ул соңгы 30 елда контракт төзегән беренче меццо-сопрано булды. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас