

Татар блогеры Эльвинаны бер тапкыр булса да карамаган кеше юктыр ул. Аның Җәмилә образындагы роликларын, Казахстанга сәяхәте турында төшергән видеоларны, ризык әзерләү, соңгы арада ире белән парлашып ябыгу хронологиясен чагылдырган, үз туган ягына һәм иренең авылына кайткач, андагы тормыш-көнкүрешне тасвирлаган рилсларны күпләр карый. Һәм менә шушы көннәрдә ул үзенең “ВКонтакте” төркемендә пост язган.
“Кайчандыр Җәмилә бик тә популяр иде бит... 2020 ел…
Искә алган булсагыз, дуслар, Җәмилә бик сирәгәйде, чөнки минем выгорание… Мин белмим нәрсә төшерергә, нишләптер минем башыма бернинди идея да керми...
Мин әле үземне таба алмыйм...
Нәрсә төшерергә белмим
Языгыз әле бу турыда фикерләрегезне?
Нәрсә төшерим?
Татарчамы, урысчамы?
Рецептлармы? Җәмиләме?
Кызык-мызыкмы? До и после ябыгу темаларымы?
Мин тупикта... Мин белмим нәрсә төшерергә... Мин белмим хәзер кешегә нәрсә кызыклы икәнен...” – дигән ул аудиториясенә мөрәҗәгать итеп.
“Җәмилә безгә ошый! Үзеңне күрсәт, үткән көннәреңне! Без сине яратып карыйбыз! Кому не нравится, пусть мимо проходят!”,
“Үзеңнең көндәлек тормышыңны төшер. Бик матур гаилә”,
“Җәмилә БИК шәп килеп чыга, тормышчан. Бар юнәлешегез дә БИК матур. Кайсыбер блогерлардан ераграк торыгыз”,
“Эльвина! Үзеңнең көнкүреш тормышыңны төшер. Сине көн саен биш минут кына иртән карасак та, безгә көн буена заряд обеспечен. Матур гаилә, яратып карыйм”,
“Сиңа нәрсә генә төшерсәң дә килешә, чын итеп, ихлас эшлисең, яратып карыйм”, – дип язганнар аңа тугры язылучылары.

