Леонид Якубовичка сәламәтлеге аркасында алкоголь эчүне һәм “Могҗизалар кыры” тапшыруы катнашучыларының бүләкләрен татып карауны тыйганнар. SHOT Телеграм-каналы язуынча, 80 яшьлек Леонид Аркадьевич медикларга хәлсезлеккә һәм нык аруга зарлана башлаган. Табиблар аңа шикәр диабеты диагнозы куйганнар.
Хәзер аңа катгый диета тотарга, шулай ук ул тозлы кыярлардан, пирожкилардан һәм “Поле чудес” тамашачылары бүләк иткән башка ризыклардан баш тартырга туры киләчәк. Шулай ук алкогольле эчемлекләр куллану да тыела.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.