Игорь Николаев уфалы эшкуар белән шоколад өчен судлашкан

Менә сиңа мә!

Mash Batash Телеграм-каналы.Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы. 

Игорь Николаев, судлашып,  Уфада яшәүче эшкуар хатыннан “Выпьем за любовь” шоколады өчен 25 мең сум акча алган. Җырчыга шоколад тышлыгында  бокал тоткан мырауҗан ошамаган, күрәсең.

Телеграм-каналлар язуынча, Игорь Николаев аның патентланган “Выпьем за любовь” сүзләрен кулланган сатучылар белән кыш көне үк көрәш башлаган булган. Төрле товарларда Николаевның җырыннан алынган сүзләрне кулланган кешеләргә суд дәгъвалары җибәргәннәр.

Башкортстаннан эшкуар Алия Нуриева да бу кешеләр төркеменә эләккән. Ул төрле маркетплейсларда тышлыкларында бокал тоткан мәче сурәтләнгән шоколад белән сату иткән. Шоколадның бәясе 570 сумга баскан. Башта Николаев  эшкуар хатыннан 250 мең сум күләмдә акча таләп иткән, әмма Башкортстанның Арбитраж суды бу сумманы үтә югары дип тапкан. Хәзер инде Нуриевага товар билгесенә булган хокукларны бозганы өчен 25 мең сум түләргә туры киләчәк. Шоколадлар сатуда инде юк...

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас