

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров төркеме белән яңа концерт сезонына әзерләнә.
Казанда 13нче сентябрьдән 17сенә кадәр УНИКС концертлар залында 5 көн рәттән ШОУ ТҮГЕЛ дип аталган тамаша узачак.
Концертта башкарылачак җырлар исемлеге дә төзелеп беткән диярлек. Тамашада җырчының яңа җырлары да, халык яратып тыңлаган җырлары да яңгыраячак. Арасында Хәмдүнә Тимергалиева репертуарындагы “Сабый чакта” җыры да бар.
Вадим Захаровның "ВКонтакте" төркемендә бу хакта пост та чыкты.
Пост астында комментарийлар тезелеп киткән.
“Булдырасын да инде, Вадимыбыз безнең!
Синең әнкәйләр турында җырларыңны берничек тә күз яшьләрсез тыңлап булмый. Моңың күңелләрне айкый”,
“Бик матур җырлыйсың. Хәмдүнә апа сөенеп ятсын, аның кебек йөрәгеңнән чыга бу җыр. Үз башыннан кичергән кеше генә болай җырлый ала. Уңышлар!”,
“Ээхх, Вадим, төштә күрергә генә калды шул әнкәйләр...”,
“Вадимның бер куплет кына җырын тыңладым, күздән мөлдерәп яшь ага.
Безнең татар җыры, татар җырчылары нинди көчкә ИЯ!” – дип язган җырчының подписчиклары.
Ә сез, дуслар, “Сабый чакта” җырын Вадим Захаров башкаруында тыңлаганыгыз бармы? Ошыймы?