

Яңа концертлар сезоны алдыннан җырчы Руслан Кираметдинов язылучыларын кыздырып җибәрергә булган, ахры. Ул сторисларына тагын Лилия Гатина белән кочаклашып төшкән фотосын куйды, дип яза "Интертат" порталы. Бу юлы фотоны:
Мин йолдызың синең булыр идем,
Күкләр ерак.
Сагыныплар җирне еларсың бит,
Китсәм урлап,
– дигән җыр «озата» бара.
Русланның Лилия белән фотоларын инде берничә тапкыр куйганы булды. Ул вакытта күпләр, Ильмира Нәгыймова белән аерылышканнан соң, ниһаять, Руслан үзенең сөйгән ярын очраткан, дигән фикергә килгән иде.
Руслан Лилия белән чынлап та бергәме, серләрен генә чишеп бетермиме? Әллә инде, «юри генә» мәхәббәт уйныймы, пиар өчен тырышамы? Тамашачыларга моны фаразларга гына кала.

