Илнат Фәрхуллин әнисе өчен борчыла

Җырчының кадерле кешесе, дәваханәдә ятып та, табиблар кушканны тыңламый икән. 

Илнат Фәрхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннәнИлнат Фәрхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Фото:Илнат Фәрхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бу хакта "Интертат" порталы яза.

Җырчы Илнат Фәрхуллин узган атнада әнисен хастаханәгә салган. Әмма эш кайнап торган чакта авыл кешесенең җаны хастаханәдә түзеп ята димени! Файмә апа да, тизрәк кайтып китү өчен, хәйләгә барган. Бу хакта Илнат сторисларында сөйли.

"Барыгызга да сәлам. 1 атна элек «әнине хастаханәгә салдык» дип сторислар керткән идем бит инде. Кыскасы, ул авылны сагынып ята, хастаханәдән тизрәк чыгып таяр өчен, табибларны алдалый икән. Янәсе, хәле әйбәт, бер җире дә авыртмый. Ә миңа әни турында «инде 2 көн авырый» дип мәгълүмат килеп төште. Яңадан табибларга шалтыраттык, әнине тикшерә башладылар. Кайбер даруларын, эчмичә, чүп чиләгенә аткан. Күп, дип!

Сезнең дә әниләрегез – терапевт, баш табибмы ул, үзе белә торган? Безнеке генә шундыймы икән? Бу очракта нишләргә миңа? Яңадан 1 атнага калдырыйммы, әллә иртәгә авылга кайтып китсенме?" - дип киңәш сорый җырчы язылучыларыннан.

Иң кызыгы – бу сторисларны Файмә апа үзе дә күреп алган. Илнатның директына якын кешесеннән: «Иманыңны алам, малай, табиблар да укый бит аны», – дигән хат килеп төшкән.

 

Читайте нас