Салават Фәтхетдиновны концертында бер ханым үбеп алган (ВИДЕО)

Җырчы моңа: "Эх, теге вакытта булса..." - дип көрсенеп куйган. 

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Узган шимбә көнне Чакмагыш районының Көсәкәй авылында ачык һавада “Көсәкәйнең ямьле кичләре”  дип аталган концерт узды. Анда татар-башкорт эстрадасы җырчылары чыгыш ясады. Концертның төп бизәге һәм яме якташыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов булды.

Бүздәк районыннан килгән тамашачы ханым Салават Фәтхетдиновка  күчтәнәчләр һәм үз бакчасыннан чәчәкләр бүләк итте, соңыннан битеннән үбеп тә алды.

“Үз бакчамнан чәчәк җыйдым, чәчәк үстердем сезгә бүләк итәр өчен генә! (соңрак ул гөлләмәне “ташламагыз, яме”, дип тә өстәп куйды. – Авт.)  Бүздәкнең чияләре белән кайнатма, сары май. Ләйсән белән бергә чәй эчәрсез”, – ди тамашачы ханым.

“Эх, теге вакытта булса… Хәзер шул инде: әле уң биттән, әле сул биттән”, – дип шаяртты Салават Зәкиевич. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас