

2015 елда Омск казармасы җимерелеп, аяксыз калган билгеле блогер Рөстәм Нәбиев Камчаткадагы Горелый вулканының башына менгән. Бу хактагы видео белән ул социаль челтәрләрдә уртаклашкан. Кадрларда – искитмәле матур, суы үзенчәлекле төстәге кратерлы күл.
“Камчатканың Горелый вулканы башында торам. Кратерда менә шундый матур күл барлыкка килгән”, – дип язган Рөстәм Нәбиев.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев үзенә буйсындырган биеклекләр исемлеге белән мактана ала. Ул өч тапкыр Эльбруска (Русиянең иң биек таулы ноктасы) менгән кеше, ул шулай ук дөньядагы иң биек тауларга да – Килиманджаро, Манаслу, Аконкагуа, Арарат – менгән иде. Быел ул янә Эльбруска, аннары Кытайдагы 8 мең метр биеклектәге Чо-йю тавна менәргә ниятли. Шулай ук альпинист Антарктидадагы тауларны барып күрергә, Эверестка менәргә хыяллана һәм космоска очарга тели.
Чыганак: bashinform.ru